Түбән Кама муниципаль районы ГХАт идарәсе белгечләре Кама Аланы поселогында үткән семинарда катнашты.

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 28 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль  районы ГХАТ идарәсе белгечләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия авыл җирлеге сәркатипләре Кама Аланы поселогында үткән семинарда катнаштылар. Әлеге эшлекле сәфәрнең төп максатларыннан берсе Кама Аланында 2009 елдан бирле уңышлы гына эшләп килгән күп функцияле үзәкнең эше белән танышу иде.   Әлеге үзәкнең эше белән кунакларны Кама Аланы ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова таныштырды. Күп фунцияле үзәктә  поселок халкы өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Биредә  төрле дәүләт оешмаларының хезмәтеннән файлаланып, кирәкле документларны юнәтеп, пенсия фондына гариза язып һәм башка бик күп төрле эшләрне эшләп була. Моннан тыш семинар барышында авыл җирлеге сәркатипләре өчен мастер-класс буларак Кама Аланы поселогының ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова  исем кушу тантанасын тәкъдим итте.  Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогының башлыгы урынбасары Татьяна Краснова Кама Аланын төзекләндерү һәм тагын да үстерү буенча планнары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International