2013 нче елның 5 нче декабрендә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясенең утырышы узачак.

2013 елның 29 ноябре, җомга

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылачак: 
1. Идарәдә 2013 нче елның 11 ае дәвамында коррупциягә каршы көрәш буенча чараларның үтәлүе.

2. Бюджет чараларының эффектив куллану, финанс яктан дисциплинаны үтәү, дәүләт милеге белән идарә итүнең тәртибен саклау һәм 2013 нче елда дәүләт сатып алуларны үткәрү хакында.

3. Коррупция торышын (шул исәптән “көнкүреш” коррупцияне) өйрәнгән социологик тикшерүнең нәтиҗәләрен анализлау.

4.  Идел федераль округында Россия Президентының тулы хокуклы вәкиле карамагындагы Куркынычсызлык мәсьәләләре буенча коллегиянең карары (25.07.2013 г. “Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәш хакында”) нигезендә билгеләнгән чаралар планының үтәлешенә нәтиҗәләр ясау.

5. Көнкүреш коррупциясен киметү буенча идарәдә үткәрелгән чараларның нәтиҗәләрен өйрәнү.

 

Комиссия сәркатибе: Харисова К.Р. – хокукый, оештыру  һәм кадрлар эше отделы алып баручы консультанты

Сораулар һәм тәкъдимнәр телефон  аша (843) 2939698 һәм электрон почта аша  K.Harisova@tatar.ru

кабул ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International