2013 елның 27 нояберендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Салават күпере»ендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды.
Бәйрәмдә ГХАТ бүлегенең әйдәүче белгече Ләйсән Кашапова әниләрне әлеге гүзәл бәйрәм белән ихластан тәбрикләде һәм «Семейные страницы» исемле китап бүләк итте. Әлеге китапта әти-әниләр өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупланган.