Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина атаклы бизнес-тренер Михаил Молоканов үткәргән тренингта катнашты.

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2013 елның 26 ноябренда Түбән Кама муниципаль районының Киңәшмәләр йортында Түбән Кама районының Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре һәм шәһәр Башкарма комитетының идарәләре җитәкчеләре катнашында укыту тренингы булып узды. Бүбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина да катнашкан әлеге тренингны атаклы бизнес-тренер  Михаил Молоканов алып барды. Бер көн дәвамына сузылган тренингта күп төрле ситуатив уеннар, тестлар кулланып Михаил Молоканов  әлеге чарада катнашкан җитәкчеләрне теге яки бу катлаулы ситуаөияләрдән чыгу юлларын табарга, алдына куелган максатларны тормышка ашыру өчен коллективка дөрес юнәлеш бирергә һәм төрле коммуникатив стилҗләрне аера белергә өйрәтте. Тренингта катнашучыларның сүзләренә караганда, әлеге чара алар өчен бик продуктив булды, ә бизнес-тренер Михаил Молоканов Түбән Камага яңа укыту программалары белән тагын килергә риза булуын белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International