Сарман районы Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Нәсимә Дәүләт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Сарман районы Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче  Нәсимә Дәүләт кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветераны, гомере буе колхозчы булып эшләгән Нәсимә апа берүзе генә яшәсә дә, күршеләренең ярдәмен һәм хөрмәтен тоеп яши.

Нәсимә апаны котларга район җитәкчелеге, җирле үзидарә башлыгы, ветераннар советы рәисе һәм кунаклар җыелган иде. Аны олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International