Бөгелмә муниципаль районында авыл көне.

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бәйрәм өчен тормышта һәрвакыт урын бар. Дөрес, авыл хезмәтчәннәренең көндә бәйрәм ясарга мөмкинлекләре юк, алар уңыш җыеп алгач кына ял итә ала.

Яңа Александровка авыл җирлеге халкы (башкарма комитеты җитәкчесе А.Ш.Вәлиева), Авыл көне оештырып, нәкъ шулай эшләде дә. Бөгелмә муниципаль районы  башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтов авыл халкын бәйрәм белән котлады. Чара кысаларында “Иң яхшы ишек алды”, “Иң яхшы чәчәклек” конкурслары җиңүчеләре билгеләнде. Бүләкләрне быел 9 хуҗалык алды. Үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә бүләксез калмады. Андылар шактый – 43 кеше булды. 90-нчы туган көнен билгеләп узычы Зәй тимер юл тукталышы бистәсендә яшәүче Анна Дмитриевна Костоусова шундыйларнын берсе иде. 2013 ел - 12 пар өчен гаиләләрендә түгәрәк даталы ел.  Косолаповлар һәм Бошканец гаиләләрендә сапфир туй (45 ел), Ершовлар гаиләсендә –40-еллык уртак тормыш, Җәлиловлар, Кузнецовлар, Поташиннар һәм Баландиннар гаиләләре, кем әйтмешли шатлыкта да кайгыда да бергә инде 35 ел, ә Мәһдиевләр һәм Никитиннарда – 30 ел. Арчибасовлар, Музиповлар һәм Гундаревлар көмеш туйларын билгеләп үттеләр.

Күптән түгел генә гаилә дип атала башлаган 2 яшь  пар матур киңәшләр һәм теләкләр кабул итте. Бүләкләр исә һаман сибелде: алар быел туган җиде сабыйга тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International