ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
      Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты бүлеге хезмәткәрләре якын-тирә территориянең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту субботникларында даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр суббтнигы 18 апрельдә оештырылды.
       Тиздән тылсымлы кар сыннары биләгән җирләрне искиткеч матур чәчәкләр биләп алачак. Булачак ландшафт дизайны буенча коллективта кызу әңгәмә бара, чөнки бер айдан якын-тирә территорияне бизәү буенча район смотр-конкурсы старт алачак.
   Ул – украин, хатыны – россияле. Мәхәббәт аларны берләштерде, өйләнештеләр. Үз никахларын тугандаш халыклар арасында сугыш булмау үрнәге дип атадылар. Психологлар курортта башланган мөнәсәбәтләр өметсез, ышанычсыз дисәләр дә, ике ел элек Кырымның көньягында башланган ял Эльвира өчен туй белән тәмамлана, анда ул үзенең язмышы Александрны очрата. Бергә ял иткәннән соң интернет аша аралашалар һәм Эльвира Украинага кунакка бара. Ике елдан соң гашыйклар мөнәсәбәтләрен законлы никах белән беркетергә карар кылалар һәм 18 апрельдә Россия гражданины, Менделеевскида яшәүче Эльвира Протасова һәм Украина гражданины Александр Артюшенко өчен бәхетле көн – гаиләләре оешкан көн була.
      2014 нче елның 18 апрелендә Алексеевск муниципаль районының мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.  Шушы чарада  катнашучылар ГХАТ бүлеге оештырган күргәзмәне яратып карадылар, төрле еллардагы туй фотосүрәтләре белән таныштылар, электрон рәвештә бирергә мөмкин булган хезмәтләр турында кызыксындылар.
      18 апрельдә Зәй районында Югары Нәлем мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде.      Бәйрәмдә күп балалы үрнәк гаиләләр Талиповлар, Зарипов һәм Хәкимулиннар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Югары Нәлем авылы башлыгы Фәнзия Николаева гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле узды.

      Очрашуга оешманың күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчесе, элегрәк мәдәният министрлыгында эшләгән, хәзер бары тик "Ак калфак" оешмасы белән генә җитәкчелек итәчәк Кадрия Идрисова да килгән иде. Балтачлылар башкала кунакларын чәк-чәк, тальян гармун моңнары белән каршы алды. Җыен кунаклары иң элек уңган-булган райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.Биредә гореф-гадәтләрнең тере күренешен күрергә мөмкин иде. “Кыз урлау”, “Яңгыр теләү” күренешләре, мөнәҗәтләр, татарның милли биюләре халкыбызның зур хәзинәгә ия икәнен тагын бер кат искә төшерде. Менә шуларны саклау, киләсе буынга түкми-чәчми тапшыру нәкъ менә “Ак калфак” оешмасының төп бурычы диелде җыенда. Алай гына да түгел, хатын-кызларның, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү дә оешманың турыдан-туры бурычы икәне ассызыкланды.Җыен барышында Кадрия Идрисова "Ак калфак" оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. Түгәрәк өстәл артына җыелгач, иң элек Балтач районы “Ак Калфак” җитәкче Зөлфирә Камалова сүз алып,барлык комиссия әгзалары белән таныштырып чыкты. Җитәкче урынбасары итеп Балтач ГХАТ бүлеге З.Р. Әхмәтханова билгеләнде, шулай ук бу комиссиягә шифаханә, социаль яклау үзәге, мәгариф идарәсе,архив бүлеге һәм башка организацияләрдә эшләүче хезмәткәрләр билгеләнде.

      Утырышта Татарстан Республикасынын Югары Советы депутаты Липужина Валентина Николаевна, район прокуроры, полиция начальнигы, мәдәният йорты, мәктәп, директорлары һ.б. катнашты. Депутатлар милләт ара мөнәсәбәтләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
      “Красная горка” бәйрәме – ул яз һәм мәхәббәт бәйрәме, танышулар, күңел ачулар һәм туйлар вакыты.
      Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә дә ел башыннан бирле язылышу турында иң күп гаризалар саны шул бәйрәм көннәренә кабул ителде.
      Хәзерге заманда туйлар туганнарның, дусларның бергә җыелып, өйләнешүчеләрнең бәхетләрен уртаклашу өчен үткәрелә. Никах һәм Гаилә кодексы буенча өйләнешүне теркәү атнаның теләсә-кайсы көнне булуына карамастан, барысының да аеруча истәлекле конне сайлыйсы килә.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Агымдагы елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Демановлар гаиләсендә туган игезәкләр Тимур белән Артемга исем кушу тантанасы булып узды. Владимир белән Лилиянең өлкән уллары Олегка 8 яшь. Һәм, әйтергә кирәк, игезәкләрнең тууы Олег өчен дә, әби-бабайлар өчен дә көтелмәгән хәл булган. Булачак әти белән әни игезәкләр туачагын иң соңгы көнгә кадәр сер итеп тотканнар.
     2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кечкенә залында тантаналы рәвештә республика конкурсының нәтиҗәләрен ясадылар. Тантанада М.Шакиров, Р.Ратникова, О.Сквордяков катнаштылар.
      Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсенең баш белгече Фазлыева Эльвира Вильнюс кызы югары бүләккә лаек булды. Аңа ТР Рәхмәт хаты тапшырылды. Коллегабыз Эльвира Вильнюсовнага эшендә уңышлар телибез һәм аны ихластан котлыйбыз! 
      Яшьләрнең эшкә урнашуын тәэмин итү, кадрлар формалаштыру, яшь гаиләләрне авылга тарту һәрвакыт актуаль кала бирә. 17 апрель көнне Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге делегация Казанда яшәүче һәм эшләүче районыбыз яшьләре белән очрашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International