Мөслим муниципаль районы Башлыгының район яшьләре белән очрашуы

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
      Яшьләрнең эшкә урнашуын тәэмин итү, кадрлар формалаштыру, яшь гаиләләрне авылга тарту һәрвакыт актуаль кала бирә. 17 апрель көнне Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге делегация Казанда яшәүче һәм эшләүче районыбыз яшьләре белән очрашты.
      Республиканың  яшьләр эше һәм спорт министрлыгының актлар залында үткәрелгән бу чарага районыбыздан башкалабызда  укучы студентлар һәм яшьләр чакырылган иде. Рамил Хәмзә улы яшьләрне районның бүгенге торышы, перспектив планнары белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яшь специалистларның потенциалын үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру, аларның эшкә урнашуы, авылга кайтып төпләнүе районда демографик хәлне яхшыртуга уңай йогынты ясаячагы турында сөйләшү алып барылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International