ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бу көнне җирле үзидарә системасында эшләүче барлык белгечләр зур залга җыелды. Эштә аеруча уңыш казанганнарга ЕМР башлыгы Г.Е.Емельянов үз кулы белән мактау грамоталары тапшырды.

      Өлкән класстагы укучылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Рөстәм кызы Нэлли ЗАГС бүлегенең өлкән хезмәткәренең эшен башкарды. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр. Нэлли үзенә ЗАГС турында  күп файдалы мәгълүмәтләр алды.


20
апрель, 2014 ел
якшәмбе

Алабуга районы Костенеево авылында Олы көнгә багышланган бик күңелле бәйрәм булды. Бу бәйрәмдә авылның олысы-кечесе катнашты.

       2014 елның 20 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш -  2013” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.
       Конкурста Яр Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләреннән 13 кәләш катнашты. Конкурсның шарты булып, кызларның узган елда кияүгә чыгулары торды.

19
апрель, 2014 ел
шимбә

      19 апрельдә “Бердәм Россия” партиясе эгидасы астында Ижёвка авылы мәдәният йорты бинасында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара – Гаилә иминлеге фестивале булды. Гаилә бәйрәмнәре үткәрү авылда изге традициягә әйләнде. Әлеге фестивальгә Мәскәүдән, Чаллыдан почётлы кунаклар килде. Бәйрәмдә район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева, авыл җирлекләре башлыклары, клуб мөдирләре катнашты.

      2014 елның 19 апрелендә Бөгелмәдә район һәм шәһәрнең экологик торышын яхшырту һәм Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек максатыннан шимбә өмәсе уздырылды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре өмәдә актив катнашып, шәһәребезне чистартуда һәм ямьләндерүдә үз өлешләрен керттеләр.
      Районда яңа өйләнешүче парлар өчен тагын бер яңалык керә. Хәзер кияүнең кәләшне район башлыгы машинасында барып алу мөмкинлеге бар. 19 апрель көнне Апаста тагын бер яңа гаилә барлыкка килде. Апас егете Раил Шиһабиев һәм Иске Йомралы авылы кызы Алисә Кашафетдинова парлы тормышларын башлап җибәрделәр. Районда яшьләргә ярдәм итү һәм хөрмәт йөзеннән кергән яңалыкны да Раил белән Алисә башлап җибәрде. Кияү кәләшне район башлыгы машинасында барып алды. Яшьләрнең мәхәббәтләре гомерлек, сөюләре һәрчак ялкынлы булсын.
     Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2014 елның 19 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бордюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга җирләр әзерләделәр.
      Тантанада район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында яшәүче Зиннәтҗановлар, Зур Тәрбит авылыннан Гибадеевлар, Хуҗа-Хәсән авылыннан Губеевлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатын тапшырды. Ә район көне алдыннан гына гаилә корган парлар яңа туган сабыйларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. 

18
апрель, 2014 ел
җомга
       2014елның 18 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре  Тантаналар сараенда Анатолий Пасмуров һәм Мзия Арабули никахы рәсмилләштерелде.
       Алар XXII Кышкы Олимпия уеннарына әзерлек вакытында Сочи шәһәрендә танышканнар. Шуңа күрәдер туй залы да олимпик символикасы белән бизәлгән. Анатолий август аеннан контракт буенча Сочида баш эксперт булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International