“Красная горка” бәйрәме – туйлар вакыты

2014 елның 18 апреле, җомга
      “Красная горка” бәйрәме – ул яз һәм мәхәббәт бәйрәме, танышулар, күңел ачулар һәм туйлар вакыты.
      Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә дә ел башыннан бирле язылышу турында иң күп гаризалар саны шул бәйрәм көннәренә кабул ителде.
     Хәзерге заманда туйлар туганнарның, дусларның бергә җыелып, өйләнешүчеләрнең бәхетләрен уртаклашу өчен үткәрелә. Никах һәм Гаилә кодексы буенча өйләнешүне теркәү атнаның теләсә-кайсы көнне булуына карамастан, барысының да аеруча истәлекле конне сайлыйсы килә.
      2014 елда шундый истәлекле һәм бәхетле көннәр “Красная горка” бәйрәменә, төгәлрәк әйтсәк, 26 апрель - 4 май тирәсенә туры килә. Христиан дине буенча “Красная горка” бәйрәме Пасха бәйрәменнән соң беренче якшәмбесендә үткәрелә. Кыштан соң көннәр җылытып, калкулыкларда кар эрегәннән сон, барлык кешеләр, шул исәптән яшьләр һәм балалар да, җырлы-биюле, уен-көлкеле тамашада катнаша торган булган. Шуннан бәйрәмнең исеме дә килеп чыккан. “Кызыл горка” бәйрәмендә өйләнешүчеләр беркайчан да аерылмый” дигән сүзләр дә бар борынгы рус мәкалендә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International