ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
      7 апрельдә Апас муниципаль районының актлар залында гражданлык халәте актларын теркәү буенча агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда авыл җирлеге белгечләре катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина һәр авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте, киләчәккә максатлар белән уртаклашты. Шулай ук күпфункцияле үзәктә халыкны кабул итү, үлем очракларын теркәү вакытларын төгәл үтәү турында да сүз барды.
      2014 елнын 7 апрелендә Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм пенсия фонды район идарәсе берлеге белән икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды. Сертификатны яшь әниләр пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Давлетшина  кулыннан алдылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина әниләргә ике бала белән генә тукталып калмагыз, дип киңәш бирде һәм үз бүләкләрен – кирәкле мәгьлүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар таратты.
      Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылында яшәүче Мөхәмәдиева Минҗиһан Кашафетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән. 7 ел шахтада эшләгән соң, туган ягына кайтып, “Тукай” совхозында терлекче булып эшли башлый. 

5
апрель, 2014 ел
шимбә

Александр һәм Надежда Халиуллиннар да кунаклары белән бергә музейга кереп,  күңелдә эз калдырырлык чарада катнаштылар, район тарихы, туй йолалары белән таныштылар.

Хезмәт ветераны Марфа Зиновьевна күп еллар Кит-Озеро авылында яшәп, «ХХI-партсъезд» колхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән.

Бүгенге көндә Марфа Зиновьевна бөтен уңайлыклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын квартиралар белән  тәэмин итү программасы буенча алынган квартирада яши.

Юбилярны район җитәкчеләре, балалары һәм  авылдашлары котлады. Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты тапшырылды.

      5 апрель көнне Теләче районы Баландыш авылында яшәүче Гобәйдуллина Бибисара Гобәйдулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петр Чернов, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Йосыпов тәбрик итте.
     Кеше бу җиһанга бәхетле булу өчен туа, ә бәхетле булу өчен аның гаиләсе булырга тиеш. Гаилә кешелеклелек, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә – ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә – бәхет ачкычы.
     Авылда үткәрелгән бу гаилә бәйрәмен зурлап, район хакимиятеннән вәкилләр, Казаннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм «Россия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина килгәннәр.

4
апрель, 2014 ел
җомга
     Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго” исемендәге заводта эшләгән Евдокия Жиркова, үзе әйтмешли, еллар узганын сизмичә дә калган, инде 90 яшькә килеп җиткән. 
     Бар гомерен тырыш хез­мәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы шат­ланып каршы алды ул.
    Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт бе­лән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хез­мәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәт­ләү йөзен­нән Россия Президенты  90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу те­ләкләргә без дә кушылабыз, – диде район башлыгы, юбилярга бүлә­ген тапшырып.
      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе исеменә мәгариф идарәсеннән котлау хаты килеп иреште. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары  - мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәретдинов имзалаган әлеге хатта, ГХАТ идарәсенең гаилә институтын саклауга юнәлтелгән эшенә  югары бәя бирелә. ГХАТ идарәсен мәгариф идарәсе белән бик күптәнге тыгыз эшлекле элемтәләр бәйләп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International