Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе
рус
тат
eng
Сорау бирү
Идарә
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Идарәнең структурасы
ГХАТ органнары тарихы
Элемтәләр
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Өстенлекле проектлар
Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәүне гамәлгә ашыручы органнар
ГХАТ хезмәтләре
Киңәшмәләр һәм коллегия утырышлары материаллары
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Статистик мәгълүматлар
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Тикшерүләр үткәрү планнары
Монополиягә каршы комплаенс
Цифрлы трансформация
Конкурслар
Документлар
Нигезләмә
Норматив документлар
Методик материаллар
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
"Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә ачык мәгълүматлар формасында урнаштырыла торган һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматны куллануның типлаштырылган шартлары
Бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын куллану турында мәгълүмат
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар
Программалы продуктлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Фильмнар
Яңалыкларга язылу
Элемтә өчен
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьнең статусын тикшерү
Законнар
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Ачык ишекләр көне булып узды
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Агымдагы елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Ачык ишекләр көне дип исемләнгән тантаналы чара булып узды. Әлеге бәйрәмгә якын арада никахларын рәсмиләштерергә теләк белдергән яшь парлар белән берлектә шәһәребезнең төрле уку йортларының талибәләре дә чакырулы иде. Гомумән, ачык ишекләр көненә, исеме җисеменә туры килеп тора торган чара буларак, булачак кияү-кәләшләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары да килгән иде. Никахлашырга теләк белдерүче яшь шәһәрдәшләребезнең соңгы арада борынгы ярәшү йоласы турында аеруча күп кызыксына башлауларын истә тотып, бәйрәм ярәшү йоласыннан башланып китте. Залда утыручы күпләрнең бу искиткеч гүзәл, тирән мәгънәгә ия йоланы беренче күрүләре иде. Һәм, әйтергә кирәк, ярәшү йоласы турында күп кенә сораулар да яңгырады, байтак кына яшь парлар әлеге йолада катнашырга теләкләре барлыгын да җиткерде. ГХАТ идарәсе белгечләренең тагын бер табышлары – ул да булса театральләштерелгән тамаша аркылы тормышыбызда еш очрый торган теге яки бу ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтү. Әйтик, никахсыз туган сабыйны ничек итеп рәсми рәвештә “әтиле” итәргә була, никахлашырга ничек итеп гариза бирергә, исем яки фамилиянең яңгыравыксыз, колакка ятышсыз очракларында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы сценкалар яшьләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Ачык ишекләр көненең төп максаты - ГХАТ идарәсенең төп эше белән аваздаш. Ул да булса – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, яшь буында җаваплылык хисе, бер-береңә карата хөрмәт хисе, миһербан-шәфкать тәрбияләү.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Кадерле булачак әниләр!
Сезне чын күңелдән Бөтенроссия йөклеләр көне белән котлыйм!
6
апрель, 2026 ел
Хатын-кызның чәчәк атуы: бала табудан гармониягә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе базасында йөкле хатыннарга бала тапканнан соңгы игътибар турында сөйләячәкләр.
3
апрель, 2026 ел
Янтарь туй
2026 елда Калининград өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан ЗАГС идарәсе бәйрәм чаралары кысаларында Калининград өлкәсендә Россиянең төрле өлкәләреннән парларны никахларын теркәргә чакыра.
2
апрель, 2026 ел
Гаилә тарихы - ил тарихы
«Гаиләле Татарстан» лагерының язгы юридик сменасының 8-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган өченче көне «Гаилә тарихы - ил тарихы» шигаре астында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз