Буа муниципаль районында авыл җирлекләре белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә үтте

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
      Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2014 елның  1 квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашуда шулай ук Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан уздыралачак чаралар турында да сөйләшү булды. ГХАТ бүлеге белгече Җәмалетдинова Л.С. авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгәл үзләштерү турында аңлатма бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International