Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты тарафыннан әзерләнгән хәйрия концертында катнашты

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
       17 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты тарафыннан әзерләнгән хәйрия концертында катнашты.
       “Яз. Мәхәббәт. Күгәрченнәр.” исемле театральләштерелгән музыкаль тамашада район Советы һәм Башкарма комитетының хезмәткәрләре генә түгел, бүлек җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район башлыгы урынбасарлары башкарган җырлар, биюләр дә урын алды.
     Кичәдә ретро-җырларга өстенлек бирелде. Тамашачылар күңеленә «Хмуриться не надо, Лада», «Не надо печалиться», «Один раз в год сады цветут», «Шаланды полные кефали» кебек җырлар, күңел түрләренә үтеп кергән матур шигырьләр аеруча хуш килде.
     Бәйрәм ахырында октябрь аеннан бирле баручы шәһәрнең хезмәт коллективлары арасында баручы театраль постановкалар смотр-конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңүчеләрне район башлыгы Анатолий Иванов котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International