Түбән Кама шәһәре игезәкләрне зурлап каршы алды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
      Агымдагы елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Демановлар гаиләсендә туган игезәкләр Тимур белән Артемга исем кушу тантанасы булып узды. Владимир белән Лилиянең өлкән уллары Олегка 8 яшь. Һәм, әйтергә кирәк, игезәкләрнең тууы Олег өчен дә, әби-бабайлар өчен дә көтелмәгән хәл булган. Булачак әти белән әни игезәкләр туачагын иң соңгы көнгә кадәр сер итеп тотканнар.  
     Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре сабыйларга исәнлек-саулык, тигез мәхәббәтле, тату гаиләдә үсүләрен, әти-әниләренең ышанычларын аклардай ир-егетләр булып үсеп җитүләрен теләде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International