“Гаилә – бәхет ачкычы”

2014 елның 18 апреле, җомга
      18 апрельдә Зәй районында Югары Нәлем мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде.      Бәйрәмдә күп балалы үрнәк гаиләләр Талиповлар, Зарипов һәм Хәкимулиннар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Югары Нәлем авылы башлыгы Фәнзия Николаева гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International