Бәхетле" даталарда никахны теркәү инде традициягә әверелде. Гаилә кору көне һәркем өчен үзенчәлекле. Күпләр өчен матур даталар бик мөһим роль уйный.
Богдан һәм Мария уку йортының беренче курсында танышалар. Сентябрь аенда егет өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциягә чакырыла. Куптән тугел аңа кыска вакытлы отпуск бирелгән, шул вакытта пар үз мөнәсәбәтләрен теркәргә карар итә.
24 мартта Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме дәресе узды.
Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә Риваль Гарифулла улы һәм Алсу Галим кызы Сафиуллиннар гаиләсен 50 яшьлек юбилее белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр.
2023 елның 24 мартында Чистай бала тудыру йортында тантаналы рәвештә тууны теркәү узды. Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Константин Иванов һәм ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева үз эшенә мобилизацияләнгән чистайлы Максимны котладылар.
24 март көнне, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Явлаштау урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Әти-әниләр һәм укытучылар бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр, ЗАГС органнары тарихы белән таныштырылды.
Гаилә этикасы дәресләре, башка мәктәп фәннәре кебек үк, гадәттә парта арасында үзләштерелә. Ә бер көнне ул Кукмараның ГХАТ бүлегендә узды. Кукмара районы Пычак авылы мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары башта ГХАТ буенча экскурсия ясадылар, гражданлык хәле актлары язмаларын төп саклау урыны белән таныштылар. Аннары тантаналар залында түгәрәк өстәл артында гаилә тәрбиясенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Мартның иң популяр туй көне “матур” дата – 23.03.23 булды. Бүген Түбән Кама шәһәрендә 16 яңа гаилә туды.
2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бәхетле пар Мыльниковларның никахы теркәлде.
23 март көнне, ачык ишекләр көне кысаларында, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты булегендә Тетәш аваыл хуҗалыгы техникум укучыларының(укутучасы Ф.Г.Сәгыйров) очрашы булып узды, анда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова аларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никах теркәү буенча мәкаләләр үзенчәлекләре белән таныштырды.