Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге әти-әниләр белән очрашуларны дәвам итә

2023 елның 24 марты, җомга

24 март көнне, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Явлаштау урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Әти-әниләр һәм укытучылар бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр, ЗАГС органнары тарихы белән таныштырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге райондашларны әдәп-әхлакка өнди торган вәкаләткә дә ия. Очрашуның максаты: гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләшү, гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, үсеп килүче буынга бердәм рухи - әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International