Бөгелмә ГХАТ бүлегендә югары сыйныф укучылары белән очрашу узды

2023 елның 24 марты, җомга

24 мартта Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме дәресе узды. Гаилә турында, кешенең төп кыйммәте, гаиләдә сәламәт мөнәсәбәтләр төзү кагыйдәләре һәм гаилә кыйммәтләре турында югары сыйныф укучылары белән ЗАГС бүлеге начальнигы Элла Демченко әңгәмә үткәрде. Ул балаларны гражданлык хәле актларының төп төрләре, ЗАГС бүлеге архивы һәм районның демографик статистикасы белән таныштырды. Балаларны никахлашу, исем үзгәртү һәм тарихи фактлар кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International