Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә Риваль Гарифулла улы һәм Алсу Галим кызы Сафиуллиннар гаиләсен 50 яшьлек юбилее белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 50 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар. Бүген күзләре күргәнгә, аяклары йөргәнгә, гомумән, тормыштан канәгать алар. Иң зур теләкләре — балаларының бәхетле булуы.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. юбилярларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.