2023 елның 24 мартында Чистай бала тудыру йортында тантаналы рәвештә тууны теркәү узды. Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Константин Иванов һәм ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева үз эшенә мобилизацияләнгән чистайлы Максимны котладылар.
Алена һәм Максим гаиләсендә Мирослава туа. Бу икенче бала. Олысы Полинага 3 яшь.
Әни белән баланы бүген перинаталь үзәктән чыгардылар. Аларны котларга туганнары һәм дуслары килде.
Гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм әтинең тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.