Мартның иң популяр туй көне “матур” дата – 23.03.23 булды. Бүген Түбән Кама шәһәрендә 16 яңа гаилә туды.
Нумерология буенча, айның 23нче көнендә бер берсен аңлап һәм яратып яши торган кешеләр генә гаилә коралар. Ир белән хатын бергә көнкүрешне җайга салып, гармониядә яшәргә өйрәнәчәкләр. Алар өчен йорт төзү дә, агач утырту да, бала тәрбияләү дә җиңел вазифа булыр. Мондый гаиләгә тиңнәр булмаячак!