Гаилә этикасы дәресләре, башка мәктәп фәннәре кебек үк, гадәттә парта арасында үзләштерелә. Ә бер көнне ул Кукмараның ГХАТ бүлегендә узды. Кукмара районы Пычак авылы мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары башта ГХАТ буенча экскурсия ясадылар, гражданлык хәле актлары язмаларын төп саклау урыны белән таныштылар. Аннары тантаналар залында түгәрәк өстәл артында гаилә тәрбиясенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова укучыларга гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауның, бер-берсенә ышаныч булдыруның, ярата һәм кичерә белүнең мөһимлеге турында сөйләде. Әлбәттә, балаларга бу уңайдан китерелгән, гыйнварда никахларын теркәп, бер атнадан соң аерылышырга килгән яшь пар турындагы тискәре мисал нык тәэсир итте. Монда ихтыярсыздан үз киләчәгең турында да, аның өчен җаваплылык турында да уйланырсың.
Мәктәп укучыларына күп еллар дәвамында бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылык саклаган гаиләләр турында тыңлау да кызык иде. Бу уңайдан Зөлфия Латыйпова балаларга үз әби-бабайларыннан аларның бергә күпме яшәгәннәрен сорарга тәкъдим итте. ГХАТта гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициясе бар бит.
«Мәктәп укучыларының белемне турыдан-туры белгечләрдән алу мөмкинлеге булуы бик мөһим, – дип билгеләп үтте очрашуга йомгак ясап Зөлфия Латыйпова. – Бу безнең өчен дә үзенчәлекле дәрес. Без алга таба да үз эшебезне барлык буын кукмаралылар да катнашырлык итеп төзергә тырышачакбыз, шулай итеп һәр гаиләнең шатлыгын мөмкин кадәр күбрәк кеше бүлешә алачак».