Актаныш районы ЗАГС бүлегендә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Богдан һәм аның кәләше Мариянең никахы тантаналы төстә теркәлде

2023 елның 25 марты, шимбә

Богдан һәм Мария уку йортының беренче курсында танышалар. Сентябрь аенда егет өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциягә чакырыла. Куптән тугел аңа кыска вакытлы отпуск бирелгән, шул вакытта пар үз мөнәсәбәтләрен теркәргә карар итә. Богдан һәм Марияне истәлекле көн уңаеннан район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева, Татар Суыксу авылы җитәкчесе Г.Г.Хамматуллина котлады. Богданга исән-сау туган якларга әйләнеп кайтып бәхетле гомер кичерергә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International