2014 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булегендә тантаналы чара узды. Анда Югары Ослан районы буенча РФ Пенсион фонды идарәсенең җитәкчесе ун бәхетле гаиләгә ана капиталы сертификатларын тапшырды. ЗАГС бүлегенең җитәкчесе әти - әниләргә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, якты һәм аяз көннәр, балалары өчен куанырга күбрәк сәбәпләр булсын дигән теләкләрен белдереп котлады һәм йомшак уенчыклар бүләк итте. Аларны районның мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары шигырь һәм җыр белән котлады.
Видеоконференция бүген үткәрелүче Халыкара гаилә көненә белән бәйле иде.
Халыкара хокук ярдәме, ГХАТ органнары эшчәнлегендә хокук нормаларын куллану практикасын күрсәтүгә багышланган чарада Бахчисарай районы дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Г.П.Пехарь һәм Бахчисарай районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Е.А.Терещенко катнашты.
Тантананы район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы ачып җибәрде һәм алып барды. Ул алтын туйларын билгеләп үтуче парларның тормыш юллары белән таныштырды. Алар:
Тынламас авылыннан- Муллаянов Әүҗәт Әмирҗан улы хәм Муллаянова Илгизә Газизҗан кызы.
Актаныш авылыннан- Хаматнуров Минигаян Минигали улы хәм Фәрдүнә Файзрахман кызы.Халыкара гаилә көне 15 майда 1994 елдан бирле бәйрәм ителә. Бу көнне күп кенә Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләрендә тантаналы чаралар үткәрелә: гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, тантаналы рәвештә никах теркәүләр үткәрү, күп балалы гаиләләрне котлау, ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тантаналы рәвештә тапшыру, тантаналы төстә исем кушу. Гаилә һәм никах институтларын ныгыту һәм үстерүдә бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур.