Тантананы район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы ачып җибәрде һәм алып барды. Ул алтын туйларын билгеләп үтуче парларның тормыш юллары белән таныштырды. Алар:
Тынламас авылыннан- Муллаянов Әүҗәт Әмирҗан улы хәм Муллаянова Илгизә Газизҗан кызы.
Актаныш авылыннан- Хаматнуров Минигаян Минигали улы хәм Фәрдүнә Файзрахман кызы.
Г.Б.Мухамадиева юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хатларын хәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Кичәдә катнашкан укучыларга гаилә көне уңаеннан үзенең котлауларын җиткерде.Тантана концерт номерлары белән аралашып, күңелләрдә якты эз калдырырлык булып үтте