"Сөембикә" журналына - 100 яшь!

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
      Шушы көннәрдә “Сөембикә” журналы үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Материалларның актуальлеге, теоретик һәм практик күзлекләр аша аларны үзенә бер аерым эшкәртү тирәнлеге, журнал битләрендә чыгучы профессиональ фикерләрнең үзенчәлеге һәм төгәллеге белән һәрвакытта да аерылып торучы басманың хөрмәткә лаеклы яшен билгеләп үтүе аеруча күңелле.  Еш кына журнал битләрендә гаилә темасын чагылдыручы, ир белән хатын, бала һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр турында статьялар күрергә мөмкин. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе өчен бик мөһим. Ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International