ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 8 маенда Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова яңа туган сабыйлар Валерия Осянина һәм Арсений Кожеватовның тормышларындагы беренче документ - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкне  әти – әниләренә  тапшырып, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдереп, балаларга исем кушу йоласын уздырды.

      9 май – илебезнең тарихи елъязмасында изге дата, гомумхәтер көне. Без Ватаныбыз сагына баскан һәм фидакарьлекләре белән Җиңү көнен якынайткан, безгә тынычлык һәм аяз күк йөзе бүләк иткән, аннары илебезне хәрабәләрдән торгызган барлык якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Җиңү көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Мухаметшиннар Мөхәммәт Миннигула улын һәм Надежда Дмитрий кызын рәхмәтле туйлары белән котладылар. Аларның бергә гомер итүләренә дә 70 ел булган. Мөхәммәт Миннигула улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң дәүләт саклау органнарында эшләгән, ә 1983 елда эштән чыгып ветераннар Советын җитәкләгән. Надежда Дмитрий кызы хезмәт ветераны, ул элемтә идарәсендә эшләгән. Мухаметшиннар гаиләсе Әлмәттә 1956 елдан бирле яши. Алар 3 бала үстереп, бүгенгесе көндә 4 онык һәм 2 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр.

      9 май – безне берләштерүче иң шатлыклы көн. Бу көнне без канкойгыч дәһшәтле сугышта фронтта булганнар һәм тыл хезмәтчәннәрнең Җиңү көнен якынайту, безгә тыныч күк йөзе бүләк итү, үз җиребездә эшләү, ярату һәм балалар үстерү мөмкинлеге бүләк итү өчен фидакарьлек куйган халкыбыз алдында баш иябез.

      Җиңү көненә багышланган һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәйфуллин катнашында чара 8 нче балалар бакчасында уздырылды. Анда ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева да чакырылды.

Анна бүләкләр һәм саулык сәләмәтлек теләп киләчәк туган көне белән тәбрикләделәр.  93 яшлек Габдулла Нури улы бердән бер сугыш ветераны.

Шул мероприятияләрнең берсендә, Кирлегәч авылында Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова да катнашты. Шәһәр башлыгы исеменнән ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады, аларга исәнлек-саулык, балаларының һәм якыннарының  шатлыгын күреп яшәргә , тыныч һәм якты тормыш теләде.

 

     Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Чүпрәле җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Камалиев Карип Шиһап улы  һәм Шевелев Иван Илья улы үз гаиләләренең Юбилейларын билгеләп үттеләр.

    Карип Шиһап улы белән Фидария Абдулхак кызы 50 ел тату гына гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, баларында туган якка көчле мәхәббәт тәрбияли алганнар.

     Унбер бала тәрбияләп үстергән Шевелевлар гаиләсе "Тимер" туйларын бәйрәм иттеләр. Эш сөючән бу гаилә бүген дә тик утыра алмый: кош-корт асрый,умарта үрчетә.

 

                     Без юбилярга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!

 

Даниловлар гаиләсе тыл тружениклары – бу авыр чор аларны да кагылмыйча үтмәгән. Шуның өчен дә аларга бу бәйрәм аеруча кадерле. Вера Александровна сугыш елларында тимер юлы ремонтлау буенча эшләде.

Бу танталауда 137 мәктәп укучылары катнашты.

Без аларны чың күңелебездән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!

ЗАГС бүлегенең начальнигы Еграшкина Е.И. аларны  җиңү  бәйрәме белән котлады һәм Георгий тасмалары белән бүләкләде.

Язылышу таңтатасыннан соң яшьләр Җиңү һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләшкән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Район башлыгы Р.Н.Заhидуллин  Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Сидоров А.Г. белән берлектә 19 юбиляр  гаиләгә изге теләкләрен җиткерделәр, түбәтәй белән шәл  hәм рәхмәт хаты тапшырдылар.

Бу пар кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган гаилә. Истәлек кенәгәсендә алар дулкынланып алар имза куйдылар, дуслары һәм якыннары алдында куңелле итеп вальс әйләнделәр.

Мөхтәрәмә юбилярларны шәһәр башлыгы А.В.Тыгин исеменнән ГХАТ бүлеге башлыгы урынбасары Романова Екатерина котлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International