2014 елның 14 маенда “Халык-ара гаилә” көне алдыннын Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә исем кушу церемониясе үткәрелде

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бу бәйрәмнең кунаклары булып күп балалы гаилә - Гыйльморадов Мансур Сарим улы белән Лилия Николай кызы гаиләсе килде. Аларның инде менә өч уллары үсеп килә, ә 4 май көнне озак көтеп алынган кызлары- Лаура дөньяга килә.

ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я.Миннигалямова Гыйльморадов гаиләсенә тантаналы рәвештә беренче документ  - туу турында таныклыкны тапшырды.

Гыйльморадовлар гаиләсен котларга дип ТР Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рафикова Гөлфирә Мәҗит кызы да килгән иде. Зур гаиләгә ул үзенең иң изге теләләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тә тапшырды. Әлбәттә, килгән кунаклар да үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

“Исем кушу” церемониясе бик матур һәм дулкынландыргыч булды. Бу обряд Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районында язылышу тантанасы кебек үк бик матур йолага әверелеп китәр дигән теләктә калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International