Халыкара гаилә көнендә Лаеш муниципаль районының Пенсия фонды һәм ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы рәвештә ана капиталы таныклыгы бирелде.Бу зур бәйрәмдә Якимовлар гаиләсе дә катнашты. Алар быел бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Шарипова Г.Х. өч яшь семьяга ана капиталы таныклыгын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Якимовлар яшь гаиләләргә үзләренең тормышлары турында сөйләделәр. Юбилярлар яшь гаиләләргә уңышлык, бәхет, сәламәтлек теләделәр.