2014 нче елның 15 май көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 8 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең белгече Лариса Гилязова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. Зәй муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.
Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әти-әниләр!