15 май көнне дөнья иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган Гаилә көнен билгеләп үтә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан барлык илләрдә дә төрле-төрле чаралар, гаиләләрне яклаучы акцияләр, конференция-әңгәмәләр уздырыла.
Мөслим муниципаль районында да гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы кичәләр үткәрү бик матур традициягә әверелде. 2014нче елның 14 май көнендә Мөслим лицеенда «Гаилә – бәхет нигезе» исеме астында кичә үтте. Бәйрәмгә чакырылган ГХАТ бүлеге җитәкчесе Насифуллина Равилә Әһлетдин кызы белән Ринас хәзрәт гаиләнең мәгънәсен, аны ничек күзаллауларын аңлаттылар. Бу фикерләргә кичәгә төрле буын гаилә вәкилләре дә кушылдылар. Монда 45 елдан артык бергә тормыш көткән парлар да, урта буын – 30 еллап яшәгән гаиләләр дә, әле быел гына гаилә корган яшь парлар да чакырылган иде. Үрнәк гаиләләр буларак 52 ел бергә тормыш иткән Салаховлар һәм тату Низамовлар, Фәрхетдиновлар гаиләләре катнашты.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, кунакларны матур концерт номерлары белән куандырдылар. Гомумән алганда, кичә бик эчкерсез җылы атмосферада узды.
Бәйрәм белән Сезне, кадерле дуслар! Сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш, күңел җылысы, мәхәббәт, гаилә бәхете телибез. Гаиләгездә җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын!