2014 елның 15 маенда Югары Ослан муниципаль районында ана капиталы сертификатларын тапшыру

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

      2014 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булегендә тантаналы чара узды. Анда Югары Ослан районы буенча РФ Пенсион фонды идарәсенең җитәкчесе ун бәхетле гаиләгә ана капиталы сертификатларын тапшырды. ЗАГС бүлегенең җитәкчесе әти - әниләргә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, якты һәм аяз көннәр, балалары өчен куанырга күбрәк сәбәпләр булсын дигән теләкләрен белдереп котлады һәм йомшак уенчыклар бүләк итте. Аларны районның мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары шигырь һәм җыр белән котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International