Видеоконференция бүген үткәрелүче Халыкара гаилә көненә белән бәйле иде.
Халыкара хокук ярдәме, ГХАТ органнары эшчәнлегендә хокук нормаларын куллану практикасын күрсәтүгә багышланган чарада Бахчисарай районы дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Г.П.Пехарь һәм Бахчисарай районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Е.А.Терещенко катнашты.
“Коллегаларыбыз Россия Федерациясе составына кергәнлектән, алар өчен гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә хокук нормаларын кулланубуенча сораулар әһәмиятле иде, - дип сөйләде Э.Ә.Зарипова. – Чара методик ярдәм күрсәтү кысаларында узды”.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, Бахчисарайдагы коллегаларыбызга Татарстанда ГХАТ органнары эшчәнлегендә архив өлкәсендәге эш тәҗрибәсе кызыклы. “Хәзерге вакытта аларда туу турында таныклык нигезендә Россия паспортларын тапшыру буенча актив эш алып барыла, - дип өстәде Э.Ә.Зарипова. – Хәтта без дә бу процессның никадәр актив булуын сизәбез. Татарстанда туулары теркәлгән һәм хәзер Кырымда яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны артты.”
Соңыннан Э.Ә.Зарипова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе Бахчисарай коллегалары белән электрон һәм телефон аша элемтәдә торганлыгын әйтте.
Мәгълүмат чыганагы: «Татар-информ»