Халыкара гаилә көне -15 майда Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике гаиләне сәламләделәр. Тантанага 55 ел бергә гомер иткән Саягфаровлар гаиләсе Гумир улы Явдат абый һәм Фасых кызы Роза апа һәм “алтын туй” юбилярлары Гайнуллиннар гаиләсе Шайхилислам кызы Нурзида апа һәм Хабибулла улы Фагим абый килделәр.
Аларга шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин исеменнын котлау хатлары тапшырылды.