ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
50 ел аңлашып, тату, матур гомер кичергән, илгә-көнгә лаек балалар үстергән парларны район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева тәбрикләделәр һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, түбәтәй, ак шәл тапшырдылар.

      Фестиваль кысаларында бик күп чаралар оештырылды, аларның барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Өстәвенә, фестиваль шәһәрнең төрле урыннарында үткәрелде, шуның өчен һәркайсына барып өлгереп тә булмады. Күргән, ишеткән кадәресе дә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына дәлил булып тора. Фестиваль казаклар хәрәкәтенә багышланганга күрә, безгә Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде. Фестивальдә Дон казакларының күренүе дә күп нәрсә турында сөйли. Концертлар, Борынгы Болгар шәһәренә һәм төзелеп килүче казаклар бистәсенә экскурсияләр, “Сармат” яшүсмерләр клубы шәкертләренең кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышлары, гыйбадәт кылулар, казаклар җыеннары һәм туйганчы аралашу – болар барысы да онытылмас тәэсирләр калдырды.

2014 нче елның 13 нче маенда Сарман муниципаль районында 13 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисовареспублика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Шуларның берсе – борынгы тарихы булган Александровск паркы.

Инде икенче ел парк территориясендә “Татарстанның чиста урманнары” акциясе уздырыла. Бу акциядә башкарма комитет хезмәткәрләре актив катнаша.


13
май, 2014 ел
сишәмбе

Быел күпсанлы котлаулар һәм башка төрле чаралардан тыш, яңалыклар белән узды бәйрәм. Тылда хезмәт итүчеләргә багышланган стелла ачылды. “Мәңгелек полк” дип аталган акция исеме астында яшьләр бабаларының портретларын тотып, зур бер полк булып шәһәр урамнары, мәйданнары буйлап уздылар. Бу күңелдә бик зур хисләр калдырды.

Май аенының беренче көннәреннән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Бөек Җиңүгә Дан” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Үз рәсемнәрендә балалар сугышның куркыныч күренешләренә  капма-каршы рәвештә  ямьле май аеның гүзәллеген, табигатьнең искиткеч яшәрүен, парлы күгәрченнәрнең илдәге тынычлыкка сөенеп биеккә күтәрелеп очуын  сурәтләгән.   Әлеге күргәзмәнең төп максаты балаларны патриотик рухта тәрбияләү, 69 ел элек үзләрен аямыйча безгә Җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызны хөрмәт итү, аларда хөрмәт хисе тәрбияләү.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Сәгать 9да “Җиңү Йолдызы” дип аталган тантаналы митинг башланды. Яу кырында ятып калган батырлар хөрмәтенә залплар яңгырады, мәрмәр плитәләргә кызыл канәферләр салынды, нурлатлылар якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннарны иң беренчеләрдән булып котлаган район башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина, хәрби комиссар Заһир Абдуллин һәм Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Вазыйх Усманов чыгышларында хәтер яңарту белән бергә ветераннарга тирән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре бик күп яңгырады.

Бу көнне барыбызда дулкынланып түземсезлек белән көтеп алабыз. Районыбыз халкы Җиңү Паркы мәйданына җыелды. Сафлары сирәгәя баручы сугыш һәм тыл ветераннары, әлбәттә игътибар үзәгендә булдылар. Алар кичергәннәрне бүген дә күз яше аша искә алалар.
2014 елның 12 маенда Югары Ослан муниципаль районының  авыл җирлеге Башлыклары белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов,  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының урынбасары С.В. Осянин, Югары Ослан муниципаль районы  Башкарма комитетының җитәкчесе Л.С. Хакимзянов, Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең баш табибы И.Т. Мусин,  зиратлар буенча җаваплы Л.В. Ситкова катнашты.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан район мәдәният йортында  әлеге датага багышланган тантаналы җыелыш булып узды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, питрәчлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм хәрби комиссар, подполковник Владимир Гузич котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International