Тәтеш муниципаль районында гаилә көне

2014 елның 17 мае, шимбә

Һәр кешенең йорты булырга тиеш , ә ул баш өстендәге түбә генә түгел, ул шундый урын – кайда аны көтәләр,аңлыйлар, ничек бар шулай кабул итәләр, кешегә монда җылы һәм уңайлы , бу –  аның гаиләсе.

  Гаилә көненә багышланган чара Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә дә узды. Әлеге чараның катнашучылары булып беренче сабыйлары туган Кильгановлар һәм Калининнар гаиләсе, икенче сабыйлары дөньяга аваз салган  Леденейкиннар, Чувашловлар һәм Евсеевлар гаиләсе, Россия гражданины паспорты алырга килүче 14 яшьләре тулган Дарья Трифонова һәм Антон Яшкиннар һәм 47 ел бергә яшәүче “кашемир” туйларын билгеләп үтүче Александр Иванович һәм Лилия Петровна Костюниннар.

 Шулай ук бу чарада  Пенсия  Фонды идарәсе начальнигы И.А.Большакова, Автоградбанк җитәкчесе И.В. Гавчева, ФМХИ территориаль пункты начальнигы В.Г.Зубова, ТР кеше хокукларын яклау вәкиллегенең иҗтимагый ярдәмчесе Т.Н.Яшукова һәм Урюм авылы җирлеге Башлыгы В.В.Карпов катнаштылар.

Костюниннар гаиләсе яшь парлар белән үзләренең гаилә бәхете һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Дулкынландыргыч мизгелләр булып катнашучыларга дәүләт документларын һәм истәлекле бүләкләр тапшыру моменты булды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова барлык катнашучыларны гаилә бәйрәме белән котлады һәм район Башлыгы В.С.Чешинцевның котлау хатын укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International