Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклыклар һәм - ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды

2014 елның 18 мае, якшәмбе

5 нче май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган балаларга туу турында таныклык һәм ана(гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. 

Чарада район башлыга Альберт Илгизэр улы Рәхмәтуллын катнашты һәм гаиләләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, туу турында таныклык белән  сертификатларны иялэренэ тапшырды.

Бу көн Иске Чәчкаб авылыннан Фәхретдиновлар гаиләсе өчен аеруча истә калыр мөгәен, чөнки  гаиләдә икенче һәм өченче булып туган балалар Илмаз белән Илназ бу гаиләгә ана капиталы белән беррәттэн күп балалы гаилә статусын да алып  килделәр. Гаиләләрне  шулай ук хезмәттәшләре тәбрик итеп, бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International