ГХАТ бүлеге белән опека һәм попечительлек белгечләре тарафыннан үткәрелгән бу бәйрәмнең төп максаты - ятим, ата-аналар карамагыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыруның гаилә формаларын пропагандалау һәм шул балаларга үзләренең мәхәббәтен, күңел җылысын биргән ата-аналарны хөрмәтләү булды.
Бүгенге көндә Лениногорск районында 23 гаиләдә асрарга алынган балалар тәрбияләнә, ә инде уллыкка (кызлыкка), опекунлыкка, попечительлеккә алынган гаиләләрдә 338 бала тәрбияләнә. Бәйрәмгә биредә әйтелгән 23 гаилә чакырылды, алар арасында 3 күп балалы ата-аналар бар иде. Килгән кунакларыбызга Лениногорск районы администрациясе исеменнән истәлекле бүләкләр һәм чәчкәләр тапшырылды.
Беренче булып, бу гаиләләрне, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Аларга мул тормыш, иминлек һәм озын гомер теләде. Никифоров Владимир Дмитриевич һәм Әлфия Низамутдиновна, Шерстев Анатолий Александрович һәм Наҗия Минһадиевна, Елисеева В.Н., Сабирҗанова Р.Х. һәм Сивачева Н.В. гаиләләренә район башлыгының рәмәт хатларын тапшырды.
Опека һәм попечительлек секторы мөдире Марина Маркелова, “геройларны” бәйрәм белән котлап, ятим балаларны тәрбияләү игелекле эш икәнлеген азсызыклап үтте. “Без сезнең бу батырлыгыгызны югары бәялибез. Гаиләләрен югалткан баларага биргән җылы назыгыз һәм мәхәббәтегез дөньядагы бер байлык белән дә чагыштырып булмый”, - диде Марина Алексеевна. Ул, шушы ата-аналарга, опекуннарга, аларның рәхимлелеге, шәфкатьлелеге өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Килгән гаиләләргә үзенең җылы сүзләрен ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигалямова да җиткерде. Бу гаиләләр һәрвакыт нык булсын, андагы мөнәсәбәтләр һәрвакыт җылы булсын, бер-берсен хөрмәт итеп кенә яшәсеннәр иде.