Укучылар үзләре җыйган материаллардан күп кенә яңа кызыклы мәгълүмәтләр беләләр, ветераннарга кулдан килгәнчә булышалар. Шушы вакыт эчендә сугыш чоры турында күп кенә мәгълүмәтләр, истәлекләр, фотолар җыелды. Бу - безнең тарих. Безгә киләчәк тормыш бүләк иткән иптәшләрне без беркайчанда онытмаска тиеш!
Ярты гасыр элек япь-яшь Равил һәм Роза кулга – кул тотынышып зур тормышка аяк басалар. Алар иңгә-иң куеп бергә бик матур тормыш кичерәләр. Равил Гатаулла улының күп вакыты хәрби хезмәттә үтә. Ә инде Роза ханым 30 елга якын чит теллар укытучысы булып эшли.
Хәзерге көндә алар лаеклы ялда. Өч бала тәрбияләп устергәннәр, ә хәзер алты оныкка сөенәләр.Россия документын тантаналы шартларда район башлыгы Наил Зарипов үзе тапшырды.
Чарада барлык авыллардан да диярлек килгән укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Биредә, яшүсмерләргә караганда, өлкәннәр күбрәк тә дулкынланды кебек. 2013 елда районда 237 яшь кеше тәүге тапкыр Россия паспорты алган.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Николаевич Зайцевны Афанас авыл җирлеге Башлыгы Николай Бурмистров котлады. Михаил Николаевич быел үзенең 88 яшен тутыруына карамастан, бик актив иҗтимагый тормыш алып бара. Ул Афанас авылының ветераннар советының әгъзасы, авыл җирлеге советы үзидарәсе белән тыгыз элемтәдә торучы, үзенең туган төбәге өчен җан атып яшәүче кеше. Николай Бурмистров аңа авыл җирлеге Башкарма комитеты исеменнән үзенең котлауларын җиткереп, мактау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Иван Прохорович машина йөртүче, Тәнзилә Рәфкатовна мәдәният йорты хезмәткәре. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бу гаилә бик тату, бар нәрсәләре җитеш. Алга таба да уңышлар аларга.
Мөслим районы Атлас авылында яшәүче фронтовиклар Файзуллиннар Шайдулла абый һәм Әлфия апа инде күп еллар ике бәйрәмне бергә каршылыйлар. Бөек Җиңү бәйрәме белән беррәттән, 13 майда, алар үзләренең туй көннәрен билгеләп үтәләр. Кулга кул тотышып, бөтен сугыш авырлыкларын күреп, инде менә 63 ел бергә атлаучы бу пар 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклар һәм оныкчыкларга куаналар. Алар икесе дә Мөслим районының Ташлыяр авылыннан. Шәйдулла абый фронтка 17 яшендә үк чакырыла, 8 ел Петропаловск-Камчатскта хезмәт итә. Аның тормыш иптәше Әлфия апа исә сугыш вакытында 4 ел Казанда хәрби заводта хезмәт куя. Ветераннарны котларга күпсанлы балалары, оныклары, авылдашлары һәм туганнары килгән. Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Минһаҗев Д.Р. һәм район башкарма комитетыннан вәкил Зырина М.Х. шулай ук ветераннарны котладылар, аларга озын-озак гомер теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Апас районы Чурибураш авылында гомер кичерүче Гыйзелбәнәт әби Галиева олуг юбилее уңаеннан, олы рәхмәт хисләре белән Россия Федерациясе Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы бүләкләрен кабул итеп алды. Тиздән аның тормыш иптәше Сәет бабайга да 90 яшь, ә бергә гомер итүләренә 65 ел булачак. “Ходай шул көннәрне дә күрергә насыйп итсен, яшисе иде әле”, – ди Гыйзелбәнәт әби.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын район үзәгендә 9 Май иртәсендә бәйрәм иттек. Бәйрәм хәрби техника парады белән башланып китте. Биектау урамнарыннан, тантаналы төстә, утызлап сугыш еллары машиналары узды. Монда фронтовик-җиңүчеләрне өйләренә алып кайтучы вагонтаккан паровоз да, танк, “катюша”, җиңел машиналар рәвешендә ясалган техникалар, хәтта кораллы хәрби катер да бар иде.
Техника парадыннан соң Геройлар аллеясында бәйрәм митингы булды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан президенты вәкиле Сәрия Сабурская, район ветераннар советы Сабурская, район ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов, районның хәрби комиссары Александр Найденов чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар.
Геройлар аллеясында быел тагын бер бюст артты. Тантаналы рәвештә, Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Кәримулла Хәким улы Ибәтуллин һәйкәле ачылды. Һәлак булган биектаулылар һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар. Постта “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия”се әгъзалары, Биектау мәктәпләре укучылары торды.
Митинг тәмамлангач, ветераннар Район хакимияте каршында фотога төштеләр. Район башлыгы – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рөстәм Кәлимуллин сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады