23 май көнне ЗАГС залында алты яшь гражданга Россия паспортлары тапшырылды. Бәйрәмгә яшьләрнең әти-әниләре, классташ дуслары һәм укытучылары да чакырылды. Паспортларны эчке эшләр майоры, миграция хезмәте начальнигы Гарифуллина Лейсан Мөнәвир кызы тапшырды. Яшьләрне тормышларындагы бу истәлекле көн белән ЗАГС начальнигы Фаррахова З.М. котлады һәм бүләкләр тапшырды.
2014 елның 23 маенда Чистай никахлашу сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.
23 май көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче гаилә юбилярларын котладылар.
Халык-ара Гаилә көне уңаеннан Минзәлә шәһәрендә урнашкан спорт сараенда зур бәйрәм үткәрелде. Аның исеме дә “Әти, әни Һәм мин – спорт яратучы гаилә” дип атала иде. Бәйрәмне аэробика спорт төркеме ачып җибәрде. Чакырылган гаиләләр ярышларда катнашып үзләренең җитезлекләрен, физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр. Әтиләр көчләрен, әниләр талантларын, команда капитаннары җитезлекләрен күрсәттеләр. Тамаша ахырында һәр гаилә, тамашачылар һәм жюри әгъзалары күмәк биюдә катнашты.
Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабыйның дөньяга килүе гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык иңдерә. 2014елның 22 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууы теркәлде. Бәхетле әти-әнигә тантаналы рәвештә Гатауллин Артём Дмитрий улы исеменә туу турында таныклык һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Гаилә кешелекнең, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә - ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә - бәхет ачкычы. Һәм ул ачкычны кулларында нык тоткан парлар үзләрен чын бәхетле итеп тоялар. Чөнки аларның киләчәге: балалары, оныклары нәкъ шул бәхетне күреп үсәләр, олы буын күрсәткән үрнәк алар өчен өлге. Нәкъ шундый гаиләләр Иске Кәкерле авылында Гаилә көненә багышланган бәйрәм тантанасында хөрмәтләнде. Бу парлар әле күптән түгел генә үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр, сәхнә түрендә дә алар алтын кебек балкып утырдылар. Аларны тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган иде.