Ютазы районында юбилярларны тәбрикләделәр

2014 елның 23 мае, җомга

      23 май көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче гаилә юбилярларын котладылар.

      Әлфия Камаевна һәм Мәгсүм Гарафович Галлямовлар 2014 елны 57 еллык гаилә юбилеен үткәрәләр, ә Насиха Миннебаевна һәм Сайрин Сабирзянович Салимшиннар кулга кул тотынышып, мәхәббәтләрен саклап 53 ел бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. Бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары да чакырылды. Аларга концерт номерлары күрсәттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International