Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе Семеновлар гаиләсен алтын юбилейлары белән котлады

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-корыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.  Яхшы гаилә - саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет. Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Алексей Егор улы һәм Люция Мөһәммәдгали кызы Семеновлар гаиләсе Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә кунакта. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Алексей Питряч, ә Люция Биектау рыйонында туып үскәннәр.

Аларның балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән.

1960 нче елдан алып Алексей Егор улы 115 нче мәктәптә биология укытучысы, Люция Мөһәммәдгали кызы ательедә тегүче булып эшләгәннәр.

                   Хөрмәтле алтын юбилярлар! Сезне бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә исәнлек телибез. Тормышларыгыз бәрәмнәргә бай булсын, өстәлләрегез мул, күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International