ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2014 ел
дүшәмбе

      2014 елның 26 маенда ОАО “Казанская ярмарка” территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренең утырышы узды. Утырышта каралган сораулар: Россия Федерация Президентының 2012 елның 7 май аендагы карары үтәлеше, Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген күтәрү, 2014 елның 4 аена нәтиҗә ясау һәм алдагы көннәргә максатлар билгеләү. Утырышның азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова Валентина Бабушкинага гражданлык хәле актларын теркәү органында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

      2014 елның 26 маенда ОАО «Казанская ярмарка» территориясендә "Россия Федерациясе Президентының 2012елның 7 май указын үтәү турында. Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2014 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышы узды.


25
май, 2014 ел
якшәмбе

      Без бик күп ырымнарга ышынганлыктын, май аенда туй үткәрүне дә бик яхшы билгеләрдән санамыйбыз. Бу айда туй көннәрен билгеләгән яшь парларга туйны башка айга күчерү турындагы киңәшләр, әлбәттә, күп биреләчәк.

      Бу язгы кыр, чәчү эшләре чорында электән калган билге. Ул вакытта бар халык мул уңыш алу өчен тир түгеп хезмәт куйган. Ә туй кичәләре үткәрү гади халыкның эшен тоткарлаган.


24
май, 2014 ел
шимбә

      2014 елның 24 маенда Крым – Сарай авыл хуҗалыгында дулкынландыргыч hәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм үтте. Соңгы кыңгырау 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 4 hәм 9 нчы сыйныфны бетерүче 5 чыгарылыш укучылары өчен яңгырады. Укучыларга Крым – Сарай авыл хуҗалыгы башлыгы Е.М. Зелепугина hәм Баулы муниципаль районы ЗАГС начальнигы С.Т. Мөрсәлимова тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Аларга имтиханнарын яхшы гына тәмамлауларын, барлык уйлаган теләкләренең чынга ашуын hәм башлангыч эшләрендә уңышлар теләделәр. Педагогик коллективка hәм ата-аналарга иң җылы теләкләр әйтелде.

      24 май көнне Лениногорск шәһәре һәм район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 1227 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Күркәм гадәт буенча бу тантаналы бәйрәмгә хәкимият вәкилләре, уку йортларына даими ярдәм итеп торучы оешма җитәкчеләре килгән иде. ЗАГС бүлеге мөдире Е. Я. Миннигаләмова Лениногорск шәһәре 10 нчы урта белем бирү мәктәбенең чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлап, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм тормышта үз максатларына ирешүләрен теләде.

 

     Бу бәйрәмгә районда зур игътибар бирелә. Тантанада укучылар,укытучылар коллективы, әти-әниләрдән тыш, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре дә актив катнашалар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Людмила Михайловна Григорьева бу бәйрәмне 2 нче номерлы мәктәп-гимназиядә каршылады. Тантанада катнашучыларның барысын да матур бәйрәм белән котлады.

 


23
май, 2014 ел
җомга
      Химикларның хезмәт династияләрен Химиклар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм чаралары Түбән Кама Боз сараенда 23 майда булып узды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов та катнашты. Бәйрәм вакытында котлауга һәм бүләкләргә Татарстанның төрле төбәгеннән химикларның 7 династиясе лаек булды. Аларның гомуми эш стажлары 120 елдан башлап 1800 елга кадәр җитә.

      Мамадыш районында бу атнада “Чәчәкле шимбә” узды. Барлык оешма хезмәткәрләре үз территорияләрен рәткә китереп чәчәкләр утырттылар. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады. 

      Беренче паспортны алу кеше гомерендә бик истәлекле көн. Россия гражданы исемен йөртү – зур горурлык, дәрәҗә һәм шул ук вакытта бик зур җаваплылык та. Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл мәктәбендә шушы уңайдан линейка үткәрелде. Авыл җирлеге сәркатипе Резидә Миннәхмәт кызы җиденче сыйныф укучысы Илназ Илсур улы Гайнетдиновка тантаналы рәвештә паспорт тапшырды, аңа укуында һәм алдагы тормышында уңышлар теләде.

      Һәр кешегә иртәме-соңмы якын кешесенең үлемен кичерергә туры килә. Беренче чиратта аны соңгы юлга озату белән бәйле мәшәкатьләр туганнарының җилкәсенә төшә. Үлем якынлашканда ниләр эшләргә кирәклеге турында бик сирәк кеше генә уйлана торгандыр.

      Бу күңелсез вакыйга аны юридик яктан дөрес рәсмиләштерү кирәклеген белдерә. Шунлыктан ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева Менделеевск шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Р.Х.Сабитов, суд-медицина эксперты А.Л.Князева һәм зиратлар караучылары белән берлектә үткәргән “Түгәрәк өстәл” киңәшмәсендә үлемне тулы һәм вакытында теркәү зарурлыгы турында тема актуаль булды. Тормыш шулай корылган, без документларсыз бер-беребез һәм гомумән социум белән үзара элемтәгә керә алмыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International