ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның 29 маенда “Татнефть-Нефтехим” Идарәче компаниясе тарафыннан үткәрелгән Химиклар көнендә катнашты. Әлеге бәйрәмдә предприятиенең шушы араларда гаилә юбилейларын билгеләп үткән хезмәткәрләренә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Мактау хатлары тапшырды. “Татнефть-Нефтехим” Идарәче компаниясе гаилә институтын саклауга юнәлдерелгән эшчәнлеге, әлеге юнәлештәге социаль политикасы белән башка предприятиеләрдән сизелерлек аерылып тора. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белән берлектә әлеге компания үткәрә торган Юбилейлар парады эшчеләр арасында шактый дан казанып өлгерде инде. Алга таба да бергә тормыш корып яши башлауларының төрле юбилейларын билгеләп үтүче хезмәткәрләр катнашында әлеге бәйрәмнәр һәрдаим кабатланып торыр дип ышанып калабыз. 

Җыелышта авыл җирлекләре башлыклары, зират караучылар, дин әһелләре катнашты.

Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде: район шифаханәсеннән үлем турындагы справкаларны вакытында бирү, зиратларда мәетләрне җирләү тәртибе һ.б. Район башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин ассызыклаганча,әлеге мәсьәләләр җитди карауны таләп итә. Җыелышта ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Р.Имамиева 2014 елдагы үлемне соңга калып теркәү очракларына анализ ясады.
      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ике яңа туган сабыйга исем кушу тантаналары булып узды. Ике яшь гаиләгә шатлык өстенә шатлык өстәп туган кыз һәм ир балага Вилена һәм Марсель исемнәре кушылды. Тантанага сабыйларның әби-бабайлары, туган-тумачалары да чакырулы иде.

      29 майда Апас район башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган 21 егет һәм кызга тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котладылар. Яңа паспорт ияләренең һәркайсына район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Балалар әйләнә-тирәдәге вакыйгалар, кешеләр, үзгәрешләр тәэсирендә үсә. Балалар безнең киләчәгебез һәм аларга дөрес тәрбия бирү, безнең төп бурычыбыз. 2014 нче елның 29 май көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда балалар яклау көне уңаеннан мәгърифәт чарасы уздырылды.


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

      Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 14 яшь егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Бу уңайдан аларны аппарат җитәкчесе Р.Я Салдаева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.А. Плотникова һәм ЗАГС бүлеге мөдире А.П. Куприянова котлап үттеләр. Шулай ук әти-әниләр дә, хәтта әби-бабайлар да килгән иде. 

      Бу кичәдә зур выкыйга булып үтте: район башлыгы урынбасары Галаутдинова Ләйсән 12 әти-әнигә ана капиталына сертификат тапшырды, гаиләнең торак шартларын яхшыртыр өчен киләчәккә зур өметләр бүләк итте. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкченең урынбасары Гобәйдуллина Люция да катнашты

      Кичә Үсәли авыл җирлегендә гомер итүче Имаметдиновлар Рәфкат абый белән Гәтифә апа зурлап гаилә бәйрәмен каршы алды. Инде ярты гасыр дәвамында алар бер-берсе өчен кирәк, бер-беренә терәк булып гомер итәләр. Күптән түгел Рәфкат абыйга катлаулы операция  кичерергә туры килсә дә, өлкәннәрнең күңелләре көр: бүгенге көннәренә сөенеп, шөкер итеп яшиләр. 


27
май, 2014 ел
сишәмбе

      Лаеш муниципаль районының Габишево поселогының мәдәни спорт үзәгендә Зубарьков Сергей Евгеньевич һәм Паленова Наталья Сергеевна үзләренең законлы язылышуларын теркәделәр. Тантаналы язылышу урыс һәм татар телендә үткәрелде. Аларга багышлап китап шикелле итеп “Сергей һәм Наталья” дигән күргәзмә дә эшләнде. Үзләренең истәлекле көннәрен мәңгегә истә калдырыр өчен яшь парлар яшел келәмнән уздылар. Алар өчен бу бик зур шатлык, көтелмәгән куаныч булды.

      27 майда Алабугада 1 урта мәктәпнең актлар залында социаль мәсьәләләргә багышланган вебинар уздырылды. Оештыручылар – “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте. Вебинарда ике төрле юнәлештә сүз алып барылды:

 - Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү;

 - Ана капиталын рәсмиләштерү һәм файдалану.

      Вебинарда яшь әниләр һәм пенсионерлар катнашты. Вебинарда җыелган халык алдында “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Алабуга бүлеге Советы җитәкчесе Григорьева Людмила Михайловна чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International