Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның 29 маенда “Татнефть-Нефтехим” Идарәче компаниясе тарафыннан үткәрелгән Химиклар көнендә катнашты. Әлеге бәйрәмдә предприятиенең шушы араларда гаилә юбилейларын билгеләп үткән хезмәткәрләренә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Мактау хатлары тапшырды. “Татнефть-Нефтехим” Идарәче компаниясе гаилә институтын саклауга юнәлдерелгән эшчәнлеге, әлеге юнәлештәге социаль политикасы белән башка предприятиеләрдән сизелерлек аерылып тора. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белән берлектә әлеге компания үткәрә торган Юбилейлар парады эшчеләр арасында шактый дан казанып өлгерде инде. Алга таба да бергә тормыш корып яши башлауларының төрле юбилейларын билгеләп үтүче хезмәткәрләр катнашында әлеге бәйрәмнәр һәрдаим кабатланып торыр дип ышанып калабыз.