Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яңа туган сабыйларга исем кушу тантаналары булып узды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ике яңа туган сабыйга исем кушу тантаналары булып узды. Ике яшь гаиләгә шатлык өстенә шатлык өстәп туган кыз һәм ир балага Вилена һәм Марсель исемнәре кушылды. Тантанага сабыйларның әби-бабайлары, туган-тумачалары да чакырулы иде. 

      Сабыйларның якты дөньяга шат аваз салуы - зур шатлык. Агымдагы елның 4 аенда Түбән Кама муниципаль районында 1289 сабыйның тууы теркәлгән. Ир балаларга бирелә торган иң популяр исемнәр исемлеген Тимур, Амир, Радмир кебекләре ачып җибәрсә, кыз балаларга ешрак Әминә, Алия, Милана, София исемнәре кушыла. Иң сирәк очрый торган исемнәр арасында - Адай, Лавр, Ведана, Севиль, Айлин, Каталея.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International