ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга

      Балаларны яклау көненә багышлап, 2014 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаилә өчен һәрвакыт бәхетле һәм иң көтеп алган вакыйга. Нинди соң ул бәхет? Ул бик гади! Ярты метр буйдан башлана ул. Бәхет – ул йомшак һәм җылы нәни куллар, диван астындагы кәнфит кәгазьләре белән диван өстендәге валчыклар... Нәрсә ул бәхет дигән сорауга җавап эзләмәсәк тә була: бала-чагасы булган һәр кешедә үзенчә бәхет бар.

      Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова Мөхәрәмова Аннага һәм Садыкова Равиягә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган сабый Амальнең әтисе Камбеев Ильсурга сувенир тапшырды.

      2014 нче елның 30 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. 

      26 майда безнең шәһәрдә гаҗәеп вакыйга булды – берьюлы өч бала туды: 2 малай һәм кыз. Балалар тууны 29 майда Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Республика клиник хастаханәсендә теркәделәр.  Бәхетле Максим Анатолий улы һәм  Наталья Сергей кызы  балаларга  Платон, Матвей һәм Варвара дип исем бирделәр.

      30 май  көнне «Казан» гаилә  үзәгендә Степанов Иван Петр улы һәм Лидия Василий кызының бриллиант туй тантанасы узды. Аларны шушы күркәм бәйрәм белән котларга  балалары, оныклары һәм оныкчыклары килгән иде. Киләчәктә дә балаларына һәм оныкларына үрнәк гаилә булып, бәхетле, тигез тормышта яшәргә насыйп булсын!

      Бөгелмә шәһәрендә 2002 елдан бирле фән, мәдәният өлкәсендә сәләтле булган студентларга, иҗади эшләренә дәртләндерү максатыннан, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының иң яхшы студентларына Бөгелмә муниципаль районы башлыгының исемле стипендияләре рәсми тәртиптә тапшырыла. 

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 29 май көнендә тугыз гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификат тапшыру тантанасы булып узды. Рәсәй Федерациясенең Түбән Камадагы Пенсия Фонды идарәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм дөньяга икенче һәм өченче сабыйлары аваз салган Түбән Кама гаиләләре күңелләренә хуш килде. 

      Әле генә, әниләренең кулларына тотынып, балалар бакчасына килгән сабыйлар, бүген инде тәрбиячеләренә рәхмәт сүзләрен әйтеп балалар бакчасы белән саубуллашалар.

      Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идәрәсе җитәкчесе Р.Г.Зарипова үзенең котлау сүзләрен әти-әниләргә, балалар бакчасының хәзмәткәрләренә һәм булачак беренче класс укучыларына белдерде.

Киңәшмәдә Спас районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге  җитәкчесе  Г.И.Низамова авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгәл үзләштерү турында аңлатма бирде.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 нче елның 28 май көнендә Яр Чаллы шәһәрендә 102нче “Деловой обед для первых лиц” үтте. Анда Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Г.Зарипова катнашты. Бу шәһәр күләм проект 2012 нче елның 28 июнь көнендә барлыкка килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International