30 нчы май көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру булды

2014 елның 30 мае, җомга

      Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова Мөхәрәмова Аннага һәм Садыкова Равиягә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган сабый Амальнең әтисе Камбеев Ильсурга сувенир тапшырды.

      “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Ана капиталы сертификатын тапшыруга җирлек башлыкларын да чакыру матур традициягә әйләнде. Әлеге тантанада Зур Тархан авыл җирлеге вәкиле дә Ситрова М.Р. авылдашын бала туу белән котлады һәм истәлекле сувенир тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International