Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2014 елның 30 мае, җомга

      2014 нче елның 30 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

      Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:

1.    1.  Гаилә тормышы юбилярларын тантаналау чараларын үткәргәндә Татарстан Республикасы ГХАТ органнары эшчәнлеген яхшырту турында. “Казан” гаилә үзәгендә “бриллиант” юбилярларны тантаналау чарасында катнашу.

2.    2.  14 яшь тулган Россия Федерациясе гражданнарына территориаль миграцион хезмәт органнары белән берлектә ГХАТ органнарында паспорт тапшыру турында. “Казан” гаилә үзәгендә балигъ булмаган Россия гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында катнашу.

3.    3. 2014 елның 4 аенда ГХАТ органнары эшчәнлегенә бәя бирү. Киләчәккә бурычлар турында.

4.    4. Казан шәһәреннән 10 гаиләне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International